ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2026 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева һәм  Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Әнисә Мөбәрәкова «Бухгалтерлык хисабы нигезләре» темасы буенча квалификация күтәрү курсларында белемнәрен күтәрделәр. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге өч көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.

Аулак өй” -  көрәш

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Сабалылар йөзендә, татарстанлылар уңышы! Магнитогорск шәһәрендә ПОДАлар арасында Россия чемпионаты старт алды. Ярышларның беренче көненнән соң ялгыз разрядта Екатерина Ищенко (9 класс) һәм Галина Гороховатченко (7 класс) җиңүчеләр булдылар. Элина Шәйдуллина (8 нче класс) көмеш медаль иясе булды. Уңышлы чыгыш белән котлыйбыз. Иртәгә парлы ярышлар була. Якташларыбызга уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

 Әлифба бәйрәме-ул тантаналы чара гына түгел, ул һәр бала тормышында мөһим этап. Бу мизгелдә кечкенә укучылар белем алуда беренче уңышларын аңлыйлар, алган белемнәреннән шатлык тоялар һәм горурланып яңа ачышларга таба юлларын башлыйлар.

Юлбат төп мәктәбендә " Рәхмәт сиңа, Әлифба!»бәйрәме узды. Ул белем иле буйлап сәяхәт-уеннан гыйбарәт иде, анда тукталышлар вакытында укучылар төрле биремнәр башкардылар, җырладылар, кыскача сөйләүләр, шигырьләр укыдылар, мәсьәләләр чиштеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

13 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Интернатта тәрбияләнүчеләр белән берлектә ротангтан кашпо үрдек.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Иләбәр авыл клубында Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы «Корт» спектаклен күрсәтте. Барлык үзешчәннәр дә үз рольләрен бик оста башкардылар. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

12 март көнне Саба муниципаль районында «Конструктив диалог» экосистемасын үстерү чаралары узды.

Тэги: ОДМС МЦ Яшьлек

Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында бүген аеруча шау-шулы һәм күңелле булды! Безгә кунакка иң яшь укучылар — Мишәбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Очрашу татар балалар язучысы Госман Бакирның тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Балалар өчен  «Госман Бакирның игелекле дөньясы» дигән әдәби иртә үткәрелде. Балалар язучының яхшылыкка, дуслыкка өндәүче һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче хикәяләрен рәхәтләнеп тыңладылар. Аның гади һәм аңлаешлы телдә язылган әсәрләре нәни тыңлаучыларның йөрәкләренә җылы юл тапты. Балалар иҗат белән танышып кына калмадылар, табышмаклар чиштеләр һәм матур китаплар карадылар. Мондый очрашулар балаларга кечкенәдән үк китапка һәм туган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Яшь кунакларга укуга игътибарлары һәм кызыксынулары өчен рәхмәт!

Тэги: явлаштау авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Саба урта мәктәбендә әти - әниләрнең профессиялары белән танышу максатыннан сыйныф сәгатьләре үтә. Әлеге профориентация сәгатенә 2Б сыйныфы укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Сабинаның әнисе, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Сөмбел назирова чакырылды. Ул балаларны кыскача оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары балалар гаилә бюджеты үрнәгендә керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International