12 март көнне Саба муниципаль районында «Конструктив диалог» экосистемасын үстерү чаралары узды.
Проектның темасы – экстремизмны һәм терроризм идеологиясен профилактикалау. Спикерлар булып Татарстан Республикасының терроризмга каршы комиссиясе җитәкчесе аппаратының яшьләр һәм иҗтимагый ярдәмчеләре чыгыш ясады.
Алар Сабаның «Гимназия» һәм Шәмәрдан "Үсеш" лицее укучылары һәм педагоглары өчен махсус очрашулар үткәрделәр.
Мондый чаралар үзләрен, якыннарын һәм җәмгыятьне төрле куркынычлардан сакларга сәләтле, аңлы буын тәрбияләү өчен бик мөһим.
Бүген бергә – иртәгесе иминлек өчен!
Проектны ТР иҗади яшьләр Академиясе һәм ТР яшьләр ресурс үзәге, ТР Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты, ТР терроризмга каршы комиссиясе аппараты, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Яшьлек» яшьләр үзәге, шулай ук Саба районы мәгариф идарәсе ярдәме белән тормышка ашырыла.