Әдәби иртә «Госман Бакирның игелекле дөньясы»

2026 елның 13 марты, җомга

Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында бүген аеруча шау-шулы һәм күңелле булды! Безгә кунакка иң яшь укучылар — Мишәбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Очрашу татар балалар язучысы Госман Бакирның тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Балалар өчен  «Госман Бакирның игелекле дөньясы» дигән әдәби иртә үткәрелде. Балалар язучының яхшылыкка, дуслыкка өндәүче һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче хикәяләрен рәхәтләнеп тыңладылар. Аның гади һәм аңлаешлы телдә язылган әсәрләре нәни тыңлаучыларның йөрәкләренә җылы юл тапты. Балалар иҗат белән танышып кына калмадылар, табышмаклар чиштеләр һәм матур китаплар карадылар. Мондый очрашулар балаларга кечкенәдән үк китапка һәм туган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Яшь кунакларга укуга игътибарлары һәм кызыксынулары өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International