11нче март көнне Саба аграр көллиятендә узган " Әйдә шаярт " КВН бәйгесендә "Игенче" җәмгыятенең яшь хезмәткәрләреннән торган команда- " Каймак" командасы гран- при га лаек булып кайтты!
Чыннан да , исеменә күрә җисеме дә бик тә туры килеп тора.
Каймаклары: Сәмигуллин Айзат, Кашапов Илнур, Мирзагәлләмов Нияз, Зарипова Айзилә, Ягудина Дания , Зарипова Фәнияләр.
КВНда беренче тапкыр катнашуга карамастан Гран-при яулау әйтеп бетермәслек шатлыклы хисләр тудыра! Әле авыл хуҗалыгы оешмалары арасыннан иң беренче катнашучы бердәнбер команда!
Үзләренең мәзәкләре белән тамашачының күңелен күтәреп, авыл- хуҗалыгы эшчәнлеген шаян яктан матур итеп тамашачыларга җиткерә белделәр.
Җитәкчебезнең барлык башкарылган эшләрдә көчле терәк булуы, җанатарлар булып килгән хезмәткәрләребезнең алкышлары җиңүгә өстәмә көч булып торды.