11 март көнне Сабада “Әйдә шаяРТ” татар КВН Лигасының район этабы узды.

2026 елның 13 марты, җомга

11 март көнне Сабада “Әйдә шаяРТ” татар КВН Лигасының район этабы узды.

Саба аграр көллиятенең актлар залында бер буш урын да булмавы, районыбызда мәзәк яратучыларның күп икәнлеген сөйли. Шулай ук Лигада катнашырга теләүче командалар да байтак булды. Республика күләмендә чемпион исемен алган “Сабалетта” командасының уңышлары да монда яхшы үрнәк булгандыр.

Командалар яшьүсмерләр һәм эшләүче яшьләр арасында аерым билгеләнеп үтелде. Юмор остасы Артур Сабиров командаларнын осталыгын арттыру өчен, алар белән ике көн дәвамында эш алып барды. Аларга сәхнә һәм юмор серләрен өйрәтте.

Яшьүсмерләр арасында 3 нче урынга “Бетергеч” Шекше төп мәктәбе командасы, 2 нче урынга “Батырлар” саба аграр көллияте студентлары, 1 нче урынга “Жумайсынба” Саба гимназиясе командасы чыкты.

Эшләүче яшьләр арасында 1 нче урыннарны “Дулкын”- "Саба йөзү бассейны" физкультура - сәламәтләндерү комплексы" бюджет муниципаль учреждениясе командасы һәм  “Сукыр бер тиен”- Саба муниципаль районының финанс-бюджет палатасы командалары бүлеште.

ГРАН-ПРИ иясе булып, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең “Каймак” командасы танылды.

“Иң яхшы мәзәк” номинациясендә “Батырлар” командасының “Туй көне” миниятюрасы җиңү яулады.

“Иң яхшы актер” булып “Бетергеч” командасыннан Раян Гатиятов, “Иң яхшы актриса” булып “Дулкын” командасыннан Лилия Гарипова танылды.

Җиңүче командаларга һәм уенчыларга танылган жюри әгъзалары- шаяннар һәм тапкырлар клубының программный директоры Радик Ганеев; юморист алып баручы Фаиль Баязитов, озак еллар Саба җыелма командасында уйнаган Наил Салахов, Альберт Валиев, юморист Гафур Ибраһимов грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. 

 Яшь җырчы Миләш башкарган җырлар яшьләр күңеленә тагы да күтәренкелек теләде.

Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаиль улы командаларны җиңүләре белән  котлап, алга таба КВН уйнарга яшьләрне чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International