Сабада 15 март көнне 8нче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелә. Әлеге чарага Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров киләчәк. Быел табын 1000 кешегә әзерләнәчәк. Саваплы чарада Коръән сүрәләре, имамнарыбыз вәгазе яңгыраячак, җәмәгать белән намаз укылачак.
Ифтар “Саба-Арена” спорт залында оештырыла. Керү билетларын 100 сумга бүгеннән үк Саба мәчетеннән алырга мөмкин. Җыелган акча районның авыр хәлле 3 гаиләсенә тапшырылачак.
Ифтарга һәркем үз өлешен кертә ала – иганәчеләр һәм шәхси затлардан садакалар кабул ителә, Саба мөхтәсибәтенә табын әзерләшергә волонтерлар чакырыла.
16 март көнне ифтар район үзәгендә мәктәп укучылары өчен дә оештырылачак. Саваплы мәҗлестә 680 бала авыз ачар дип көтелә. Әлеге чарага Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килүе көтелә.