Оҗмах Әниләр аягы астында

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген безнең Саба гимназиясендә «Оҗмах Әниләр аяк астында»дип исемләнгән  конкурс башланды. Гимназиядә укучыларның ялын һәм талантларын ачуга зур игътибар бирелә. Әнигә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, эстетик  һәм артистлык күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм популярлаштыру максатында уздырылган чара бик матур үтте. Балаларыбызның талантлары ачылуын күрү нинди шатлык. Бәләкәй артистлар әниләр турында шундый ихлас күңелдән шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Аларның һәр сүзендә, һәр нотасында мәхәббәт һәм наз сизелә иде. Безнең балалар - чын талантлар! Аларның һәркайсы белән горурланабыз. Мәктәп белән хезмәттәшлек иткән әниләребезгә, укучыларны ойрәткән сыйныф җитәкчеләренә рәхмәтләр җиткерәбез. Конкурс ахырында һәр укучыга лаеклы бүләк- гимназиянең Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International