КВН "Әйдә шаярт"

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

11нче  март көнне Саба аграр көллиятендә узган " Әйдә  шаярт   " КВН бәйгесендә "Игенче" җәмгыятенең яшь хезмәткәрләреннән торган команда-   " Каймак" командасы  гран- при га лаек булып кайтты!

Чыннан да , исеменә күрә җисеме дә бик  тә туры килеп тора.

 Каймаклары:  Сәмигуллин Айзат, Кашапов Илнур, Мирзагәлләмов Нияз, Зарипова Айзилә, Ягудина Дания ,  Зарипова Фәнияләр.

КВНда беренче тапкыр катнашуга карамастан Гран-при яулау әйтеп бетермәслек шатлыклы хисләр тудыра!  Әле авыл хуҗалыгы оешмалары арасыннан иң беренче катнашучы бердәнбер команда!

Үзләренең мәзәкләре белән тамашачының күңелен күтәреп, авыл- хуҗалыгы эшчәнлеген шаян яктан матур итеп тамашачыларга җиткерә белделәр.

Җитәкчебезнең барлык башкарылган эшләрдә көчле терәк булуы, җанатарлар  булып килгән хезмәткәрләребезнең  алкышлары җиңүгә  өстәмә көч булып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International