7 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында Ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты, килгән кунаклар Галимҗанов Алмаз хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.