8 март көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан «Ягез әле, киленнәр!». Чара башында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. махсус операциядә катнашучыларның әниләрен 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Конкурс программасында дүрт конкурсант төрле конкурсларда көч сынашты: "визит карточкасы", "Оста куллар", "Өй эше", "Сүзләр яса", "Этикет" һ.б. конкурслар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Сөйкемле хатын-кызларыбыз артистлыклары, тапкырлыклары, осталыклары белән безне сөендерделәр, тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Барлык катнашучылар да ахырда истәлекле бүләкләр алдылар, ә иң мөһиме уңай хис-кичерешләр күңелләрдә озак сакланыр.