Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш районара бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкат улы Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Очрашу барышында ул укучыларга гражданнар оборонасы кагыйдәләре, халыкның гадәттән тыш хәлләрдәге гамәлләре турында сөйләде, шулай ук янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен искә төшерде. Янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, эвакуация вакытында дөрес гамәлләргә һәм көнкүрештә һәм мәктәптә куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирелде.