Сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2026 елның 10 марты, сишәмбе

2026 елның 7-9 март көннәрендә Казанда 15 яшькә кадәрге балалар арасында сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу спорт төре ,көрәшнең үсә барган төренә әверелә бара.

Саба муниципаль районының «Олимп» урта спорт мәктәбе көрәшчеләре әлеге спорт төре буенча республика һәм бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итәләр.Бу ярышларда да алар  призлы урыннарны яуладылар:

Кучукбаева Амилия (45 кг) - 1 урын

Усолкина Кира (45 кг) - 2 урын

Вафина Аделина (55 кг) 3 урын

Спортчы кызларны һәм аларның тренер-укытучысы Нәбиуллин Илфат Нәҗип улын котлыйбыз! Һәрбер тренировка һәм ярыш шатлык китерсен, ә сезнең максатларга ышаныч һәм җиңел ирешелсен. Спорт карьерасында да, шәхси тормышта да тулы фидакарьлек телибез. Тырышлыгыгыз өчен бүләк ихлас мәхәббәт, лаеклы дан һәм киң танылу булсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International