8 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында " Хатын - кызлар – жирнен чәчәге "дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чара башында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. барлык катнашучыларны һәм махсус операциядә катнашучыларның әниләрен 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Чарага авыл волонтерлары да чакырылган иде . Авыл җирлеге башлыгы волонтерларны котлады һәм авыл, дөнья вакыйгаларына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы шартларда волонтерларга һәм аларның кураторына волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре аларны бәйрәм белән котлап, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Тантаналы өлештән соң коллектив ифтар оештырылды, анда ураза тотучылар җыелды. Айнур хәзрәт Кәримов мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы каршында булган бурычларыбыз турында сөйләде. Ул залда җыелган барлык мөселманнарны матурлыкны, яхшылыкны күбрәк күрергә өйрәнергә, булганнарыннан канәгать булырга чакырды. Чараны алып баручы мәдәният хезмәткәрләре ислам нигезләрен белү буенча викторина үткәрделәр, анда кунаклар бик теләп катнаштылар. Ифтарга җыелганнар әлеге игелекле чараны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, тынычлык, иминлек, сәламәтлек теләделәр.