27 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. 26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Без Тукаебыз белән бәхетле. Без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Кечкенәдән шигырләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз. Гади генә язылган Тукай иҗатында күпме мәгънә, осталык, матурлык, горурлык! Тормышта күпме михнәт – ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр күрсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала. Бүгенге кичәдә без Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшердек. “Сәйлән” балалар театр төркеме “Тукай әкиятләренә таянып” – дип исемләнгән әкият өзекләреннән җыелма күрсәттеләр. Кызыклы костюмнардан әкият геройлары, балаларның оста сөйләме һәрберебезне балачак иленә алып кайтты. Аннары балалар, килгән тамашачы Тукайның шигырьләрен матур, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте. Шуның өчен һәрбер катнашучыга, кечкенә булса да, бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик эчтәлекле, матур, күңелле үтте. Бәйрәм татар халкының икенче гимнына әверелгән “И туган тел” җыры белән тәмамланды. “Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын” – дип язган Тукаебыз. Безгә дә милләтебез горурлыгы булып, милләтебез белән горурланып яшәргә һәм яшьнәргә язсын!
20 марттан 25 апрельгә кадәр Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб формированиесе осталары белән "Макраме"техникасында кашпо әзерләү буенча дәресләр циклы узды. Бүген алар асма үрү эшен төгәлләделәр.
Сиздермичә генә узган ай дәвамында чарада катнашучылар «Макраме» техникасының үзенчәлекләре белән бик теләп таныштылар, төп төеннәр ясарга, җепләрне тоташтырырга һәм кашпо өчен матур асмалар ясарга өйрәнделәр. Эш тәмамланганнан соң барлык катнашучылар да нәтиҗәдән канәгать калдылар, иҗат процессыннан күңелле тәэсирләр алдылар, уңай бәяләмәләр калдырдылар.
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз авыл китапханәсе белән берлектә канәфер ясау буенча «Җиңү Чәчәкләре» мастер – классы узды. Россиядә бу чәчәк һәрвакыт геройларның символы булып санала иде. Дәрес башында китапханәче, Җиңү Көненең чәчәксез булмавы турында сөйләде. Алар тере һәм ясалма, алар һәрвакыт бу бөек бәйрәмне озата баралар һәм һәлак булганнарны искә алу булып торалар. Канәфер бүгенге көнгә кадәр Бөек Ватан сугышы геройларына истәлек һәм рәхмәт символы, Җиңү көне символы булып тора. Балалар төсле гофрирланган кәгазьдән күләмле канәфер ясау техникасы белән таныштылар. Һәр адым алдагы гамәлләрне җентекләп тасвирлап барылды, шуңа күрә хәтта иң тәҗрибәсезләр дә тәкъдим ителгән биремнәрне үти алды. Нәтиҗәдә, берничә минутлык тырышып эшләү дәверендә искиткеч чәчәкләр - Җиңү көне символы килеп чыкты.
24-26нчы апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның региональ этабы булып үтте.
Тукайның иҗаты балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Ак калфак" клубы әгъзалары һәм яшь укучылар өчен "Тукай -Туган тел җырчысы" дигән әдәби кичә үткәрделәр.
Түбән Кама — Казан кишәрлегендә «линия корылмасын — «этилен үткәргечләр идарәсе» мөлкәт комплексын реконструкцияләү " федераль әһәмияттәге газ белән тәэмин итү системасының линия объекты кишәрлеген (өлешен) реконструкцияләү максатларында җирләрдән һәм җир кишәрлекләреннән файдалану өчен гавами сервитут билгеләү мөмкинлеге турында хәбәр. ЭП-600дән өстәмә күләмнәрне исәпкә алып, этиленны транспортировкалау объектларын модернизацияләү»
27 апрель көнне Татарстан башкаласы Казанда хатын — кыз командалары арасында волейбол фестивале узды.
Өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионатыннан Сабалар кабат җиңү белән кайтты!
Актив яшәү рәвешен саклап калу һәм өлкән яшьтәге гражданнарның һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иминлеген тәэмин итү омтылышында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комлекс үзәге белгечләре Саба муниципаль районында уникаль социаль технологияне – «Гарденотерапия»не гамәлгә ашыралар. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бу программа, гадәти участокларны чәчәк атучы оазисларга әйләндереп, тәрбияләнүчеләрне бакчачыллык эшчәнлегенә җәлеп итүне күздә тота.