Бакчада илһам: Саба районында өлкәннәр өчен «Гарденотерапия»

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Актив яшәү рәвешен саклап калу һәм өлкән яшьтәге гражданнарның һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иминлеген тәэмин итү омтылышында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комлекс үзәге белгечләре Саба муниципаль районында уникаль социаль технологияне – «Гарденотерапия»не гамәлгә ашыралар. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бу программа, гадәти участокларны чәчәк атучы оазисларга әйләндереп, тәрбияләнүчеләрне бакчачыллык эшчәнлегенә җәлеп итүне күздә тота.

«Гарденотерапия " - үсемлекләрне карау гына түгел. Бу физик активлыкны, иҗатны һәм аралашуны берләштерә торган комплекслы алым. Тәҗрибәле социаль хезмәткәрләр җитәкчелегендә өлкәннәр чәчәкләр һәм яшелчәләр утырту, түтәлләрне карау, утау һәм су сибү белән шөгыльләнәләр. Мондый эшчәнлек хәрәкәт активлыгын стимуллаштыра, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта һәм сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International