26 апрель көнне Казанда «Хезмәт резервлары» спорт комплексы базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының төбәк этабы узды.

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне Казанда «Хезмәт резервлары» спорт комплексы базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының төбәк этабы узды. Сынаулар программасына көч, җитезлек, сыгылмалылык һәм чыдамлык күнегүләре кертелгән иде. Катнашучылар гимнастика эскәмиясендә тартылу, отжимание, алга авышу, кыска дистанцияләргә йөгерү, электрон коралдан ату, озынлыкка сикерү һәм яткан килеш гәүдәне күтәрү эшләрен башкардылар. Саба муниципаль районы өчен Хафизовлар гаиләсе чыгыш ясады. Алар барлык сынауларны да уңышлы үтеп, фестиваль нәтиҗәләре буенча бронза медальгә лаек булдылар. Фестивальдә катнашучыларның барысы да истәлекле призлар, медальләр һәм дипломнар алды, ә җиңүчеләр кубоклар белән бүләкләнде. Хафизовлар гаиләсен җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International