30.04.2025 зират территориясендә үсентеләр һәм куаклар кисү буенча чара
Офис хезмәткәре көненә багышланган чарада Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Төрле төр ярышлар бер сулышта узды. Безнең егетләр - кызлар "Карьерные гонки" номинациясендә 3нче урын яуладылар, шулай ук Динә Гильманова "Кассир" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды.
Район мәдәният йорты офис хезмәткәрләре көненә багышланган матур бәйрәм мәйданчыгына әйләнде. Тантаналы чараларда Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге командасы актив катнашты.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2025 елның 28 апреле 18.00 сәгатьтән 29 апрель 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
28 апрель кичендә, төнлә һәм 29 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда секундына 17 м/с кадәр), төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.
2025нче елның 26нчы апрелендә Сафина Наилә Габдулла кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Мишә авыл җирлеге урамнары арасында спартакиада көчәя бара, бу ял көннәрендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Һәр катнашучы беренче урын, үз урамы өчен көрәште. Җанатарлар уеннарга теләктәшлек күрсәтте.
25 апрель көнне Сабабаш авыл клубында Килдебәк авыл китапханәчесе китап бирү пунктында клуб мөдире белән берлектә "Авыл яши" - проекты кысаларында җирле рәссам Ганиев Ринат белән «Легкая кисть художника» исемле очрашу оештырдылар. Бу көнне аның иҗатына сокланырга һәм рәссам белән аралашырга гүзәллекне яратучылар килде. Ринат Ганиев – үзлегеннән өйрәнгән рәссам. Ул-картиналарны кечкенәдән яза башлый. Аның картиналарының сюжетлары-туган як пейзажлары, портретлар, шулай ук шәҗәрәләр төзү белән дә шөгыльләнә. Очрашу барышында ул катнашучыларга үзе һәм үзенең иҗаты турында сөйләде, иҗади планнары белән уртаклашты.
Шулай ук рәссамның эшләре күргәзмәсе оештырылды. Очрашуда катнашучыларга да, талантлы якташыбызга да бик күп шатлыклы минутлар һәм илһам бүләк итте. Катнашучылар көндәлек мәшәкатьләрдән арына һәм матурлык дөньясына чума алдылар.
27 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. 26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Без Тукаебыз белән бәхетле. Без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Кечкенәдән шигырләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз. Гади генә язылган Тукай иҗатында күпме мәгънә, осталык, матурлык, горурлык! Тормышта күпме михнәт – ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр күрсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала. Бүгенге кичәдә без Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшердек. “Сәйлән” балалар театр төркеме “Тукай әкиятләренә таянып” – дип исемләнгән әкият өзекләреннән җыелма күрсәттеләр. Кызыклы костюмнардан әкият геройлары, балаларның оста сөйләме һәрберебезне балачак иленә алып кайтты. Аннары балалар, килгән тамашачы Тукайның шигырьләрен матур, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте. Шуның өчен һәрбер катнашучыга, кечкенә булса да, бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик эчтәлекле, матур, күңелле үтте. Бәйрәм татар халкының икенче гимнына әверелгән “И туган тел” җыры белән тәмамланды. “Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын” – дип язган Тукаебыз. Безгә дә милләтебез горурлыгы булып, милләтебез белән горурланып яшәргә һәм яшьнәргә язсын!
20 марттан 25 апрельгә кадәр Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб формированиесе осталары белән "Макраме"техникасында кашпо әзерләү буенча дәресләр циклы узды. Бүген алар асма үрү эшен төгәлләделәр.
Сиздермичә генә узган ай дәвамында чарада катнашучылар «Макраме» техникасының үзенчәлекләре белән бик теләп таныштылар, төп төеннәр ясарга, җепләрне тоташтырырга һәм кашпо өчен матур асмалар ясарга өйрәнделәр. Эш тәмамланганнан соң барлык катнашучылар да нәтиҗәдән канәгать калдылар, иҗат процессыннан күңелле тәэсирләр алдылар, уңай бәяләмәләр калдырдылар.