90 яшьлек юбилярны котлау.

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

2025нче елның  26нчы  апрелендә   Сафина Наилә Габдулла  кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды.

     Сафина Наилә Габдулла кызы 1935 нче елның 26 апрелендә Олы Шыңар авылында туган.  Сугыш башланганда  6 яшь булган.  Әтиләре сугышка 1941 елда киткән, алар гаиләдә 4 бала калганнар. Әтиләре сугыштан яраланып кайткан, кулының җәрәхәте төзәлгәч, аны тагын алып киткәннәр. Ул аннан да исән - сау кайткан. Кайткач колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 4 класс белем алгач Наилә апа  мәктәптән киткән.  Сугыштан соң да  тормышлар җиңел булмаган. Мәктәптә укымагач, эшкә чыгарга туры килгән.  Иң нык, авыр булып истә калганы урман кисү булды, ди ул.

1962 нче елның 6 апрелендә Олы Шыңар егете Сафин Гыйлметдин белән кавышканнар. Уртача тормышта, кайнана-кайнаталар  белән бергә  яшәгәннәр. Гыйлметдин абый “Маяк” зонасында катнашкан кеше,  колхозда  пожарник булып эшләгән. 3 малай үстергәннәр, 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Хәзерге көндә хәләл җефете вафат инде.  Наилә апа  лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли.  Олы Шыңар авылында улы Ринат килене Римма тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International