"Сандугачтай моңлы Тукай теле"әдәби-мәгълүмати сәгате.
25 апрельдә Иске Икшермә авыл җирлегендә"Көрәш" буенча районара ярышлар узды
Бүген, традиция буенча, Юлбат мәктәбе укучылары чернобельче Хафизов Нурми белән очрашты, анда ул «беренче авыздан» үзе шаһит булырга туры килгән коточкыч вакыйгалар турында сөйләде.
29 апрель көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән скандинавия йөреше чарасы уздырылды.
Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районындагы бүлек начальнигы Ягъфәрова Г. Н. катнашында «Светофор дәресләре» исемле уртанчы төркеме балалары белән ачык чара узды.
2025 елның 29 апреле 18.00 сәгатьтән 30 апрель 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
- 29 апрельдә кич, 30 апрельдә төнлә һәм көндез тизлеге 15-20 м/с көчле җил , көндез локаль рәвештә 23 м/с кадәр (Казанда 15-20 м/с);
- 30 апрельдә иртән һәм көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр яву.
Үзбәкстан студентлары “ОНИКС” мәгариф үзәгендә практика үттеләр
Бию - төрле мәдәният һәм милләт кешеләрен берләштерүче универсаль тел. Халыкара бию көне - сәнгатьнең бу төренә игътибар юнәлтергә сәбәп. Ул барлык стильләргә һәм юнәлешләргә, балеттан алып хип-хопка кадәр багышланган. Бәйрәм 1982 г. елда ЮНЕСКО Халыкара бию советы инициативасы белән оештырыла. Датаны педагог һәм хореограф Петр Гусев тәкъдим итте. Ул очраклы гына сайланмаган - 29 апрель француз балетмейстеры, хореограф Жан-Жорж Новерр туган. Әлбәттә, бәйрәм төрле бию чаралары белән бәйле: актерлар спектакльлэр куя, шул исәптән урам, театрлары һәм мәктәпләр ачык ишеклэр көннәре үткәрә, кешелэр массакүләм бию флэшмоблары үткәрә... ә «Саба балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениясенең хореография бүлеге 29.04.2025 конне 17:30 сәгатьтә "Бөек бию сәнгате" дип исемләнгән бию кичәсе оештырды. Кичә сәхнәгә бию кую эшлэре конкурсы формасында узды, шуңа күрә хореография бүлекләрендә укучылар барысы да концерт номерлары әзерләделәр (укытучылары А.З. Мөбарәкҗанова һәм Г.М. Гарипова).
Шунысы игътибарга лаек: хореография бүлегенең 4-5 класс укучылары биюлэрне узлэре куйдылар. Алар үзләре мөстәкыйль рәвештә музыкаль материал сайлап алганнар, бию идеясен, сюжет, костюм, реквизитлар уйлап тапканнар. Биюлэрнен тематикасы төрле: халык, стилизацияләнгән, классик, заманча, балалар биюләре иде.
Биюләрне компетентлы жюри бәяләде, аның составына тәҗрибәле педагоглар - хореографлар керде. Чыгышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Бу чара укучыларга иҗади яктан ачылырга һәм иҗади хыялны үстерергә, коллективта эшләргә, бер-береңә хөрмәт белән карарга өйрәтте.
МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы базасында «Экояз» республика конкурсы кысаларында Төбәк әһәмиятендәге "Балтач" комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгының башлыгы Вафин Р.Б. һәм инспектор Хәйруллин А. Ф. катнашында "Агач утырт" акциясе оештырылды.
Мишә авыл җирлеге башлыгы җирлек оешмалары җитәкчеләре белән 8 майда Җиңү көнен оештыру темасына чираттагы киңәшмә үткәрде.