"Сандугачтай моңлы Тукай теле" әдәби-мәгълүмати сәгать.

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

26 апрель көнне Иске Икшермә мәдәният йортында "Сандугачтай моңлы Тукай теле"дигән әдәби-мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чарага "Тургай"социаль приютында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Мәдәният йорты мөдире балаларны шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Аннары балалар Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Барлык катнашучылар да призлар алды һәм бөек шагыйрьнең матур поэзиясе белән тулыландылар. Чара азагында "Туган тел"җырын башкардылар. Әдәби-информацион сәгать күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм эшчәнлеге белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International