Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районындагы бүлек начальнигы Ягъфәрова Г. Н. катнашында «Светофор дәресләре» исемле уртанчы төркеме балалары белән ачык чара узды.
Чарада балалар юл аша чыгу кагыйдәләрен, светофор сигналларын искә төшерделәр, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беркеттеләр. Балалар юлда төрле билгеләр һәм аларның мәгънәләре, шулай ук юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында белделәр. Бу көн барлык балалар өчен дә файдалы һәм кызыклы булды, без аларның юлда игътибарлырак һәм саграк булырлар дип өметләнәбез.