«Экояз»

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы базасында «Экояз» республика конкурсы кысаларында Төбәк әһәмиятендәге "Балтач" комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгының башлыгы Вафин Р.Б. һәм инспектор Хәйруллин А. Ф. катнашында "Агач утырт" акциясе оештырылды. Мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары, педагоглар, кунаклар белән бергәләп планетабызны чистарак һәм матуррак итү өчен балалар бакчасы территориясендә яңа агачлар утырттылар! Акция балаларга табигатьнең мөһимлеге, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт турында күбрәк белергә һәм яшьтән үк туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International