25 апрель көнне Сабабаш авыл клубында Килдебәк авыл китапханәчесе китап бирү пунктында клуб мөдире белән берлектә "Авыл яши" - проекты кысаларында җирле рәссам Ганиев Ринат белән «Легкая кисть художника» исемле очрашу оештырдылар. Бу көнне аның иҗатына сокланырга һәм рәссам белән аралашырга гүзәллекне яратучылар килде. Ринат Ганиев – үзлегеннән өйрәнгән рәссам. Ул-картиналарны кечкенәдән яза башлый. Аның картиналарының сюжетлары-туган як пейзажлары, портретлар, шулай ук шәҗәрәләр төзү белән дә шөгыльләнә. Очрашу барышында ул катнашучыларга үзе һәм үзенең иҗаты турында сөйләде, иҗади планнары белән уртаклашты.
Шулай ук рәссамның эшләре күргәзмәсе оештырылды. Очрашуда катнашучыларга да, талантлы якташыбызга да бик күп шатлыклы минутлар һәм илһам бүләк итте. Катнашучылар көндәлек мәшәкатьләрдән арына һәм матурлык дөньясына чума алдылар.