Актив яшәү рәвешен саклап калу һәм өлкән яшьтәге гражданнарның һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иминлеген тәэмин итү омтылышында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комлекс үзәге белгечләре Саба муниципаль районында уникаль социаль технологияне – «Гарденотерапия»не гамәлгә ашыралар. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бу программа, гадәти участокларны чәчәк атучы оазисларга әйләндереп, тәрбияләнүчеләрне бакчачыллык эшчәнлегенә җәлеп итүне күздә тота.
25-26 апрельдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә юрист Ахунов Р.И. халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтте.
"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә 28 га җирдә Саба урманчылыгы эшчеләре нарат һәм акация кәлшәләре утырттылар.
26 апрель көнне Шекше авылында Саба районының Крәнни авылында туган рәссам Мадияр Хаҗиев һәм аның шәкертләренең картиналар галереясе ачылды. Тантананы Алан-Елга авылында туып-үскән, Саба районының Яр Чаллыдагы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Кавиев Ришат Нәфыйк улы оештырды. Мадияр Шәрип улы Кырык ел дәвамында балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Рәссам Шекше төп мәктәбенә җитмешләп картина бүләк итте. Мөһим мәдәни инициативаны хупларга Саба районы хакимияте вәкилләре, Татарстанның атаклы сәнгать эшлеклеләре, рәссамнар Мөдәрис Минһаҗев, Нәҗип Нәккаш, җырлар авторы, юморист Алмаз Хәмзин, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин килгән иде. Сәхнәдә танылган артистлар, шагыйрә Илмира Гыймаева, Саба районы үзешчәннәре һәм Шекше авыл мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Шекше авыл җирлеге территориясендә өмә
Шекше авыл җирлегендә якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тыл ветераннарын котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Тәбрикләүдә Саба муниципаль районы Россия Почтасы АҖ башлыгы Р.Р.Загидуллин, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Хәйртдинов һәм Шекше төп мәктәбенең яшьармиячеләре катнашты.
"Сыйныф очрашулары" проекты кысаларында Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин Җирле үзидарәләр көне уңаеннан очрашуда катнашты. Җирле үзидарәләр көне 21 апрельдә билгеләп үтелә. А.К.Сафин Җирле үзидарәләр эшчәнлеге турында сөйләде. Бу- халыкка иң якын булган хакимият.