25-26 апрельдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда көндәшлек һәм дусларча ярдәм атмосферасы хөкем сөрде. Финалга чыгу хокукы өчен республикабызның 15 муниципаль районыннан командалар көрәште.
Ир-атлар командалары уеннары йомгаклары буенча Саба районы җиңү яулады, икенче урында - Мамадыш районы, бронзаны Балтач районы алды.
Хатын-кызлар командалары арасында Саба районы янә 1 урында, көмешне Кукмара районы командасы яулады, 3 урынны Мамадыш районы алды.
Без районыбыз спортчылары белән горурланабыз! Ярышларда катнашучыларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!