Шекше авылында Мадияр Хаҗиев һәм аның укучылары иҗат иткән картиналар галереясе ачылды

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне Шекше авылында Саба районының Крәнни авылында туган рәссам Мадияр Хаҗиев һәм аның шәкертләренең картиналар галереясе ачылды. Тантананы Алан-Елга авылында туып-үскән, Саба районының Яр Чаллыдагы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Кавиев Ришат Нәфыйк улы оештырды. Мадияр Шәрип улы Кырык ел дәвамында балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Рәссам Шекше төп мәктәбенә җитмешләп картина бүләк итте. Мөһим мәдәни инициативаны хупларга Саба районы хакимияте вәкилләре, Татарстанның атаклы сәнгать эшлеклеләре, рәссамнар Мөдәрис Минһаҗев, Нәҗип Нәккаш, җырлар авторы, юморист Алмаз Хәмзин, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин килгән иде. Сәхнәдә танылган артистлар, шагыйрә Илмира Гыймаева, Саба районы үзешчәннәре һәм Шекше авыл мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International