27 апрель көнне Татарстан башкаласы Казанда хатын — кыз командалары арасында волейбол фестивале узды. Саба районы җыелма командасыннан безнең кызлар искиткеч уен күрсәтеп, лаеклы рәвештә икенче урынны яуладылар!
Бу җинү команданың тырышлыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсе.
"Яшьлек» яшьләр үзәге тренерлары Хөснетдинов Илназ Хәниф улына, Башарова Снежана Марат кызына лаеклы җиңүчеләр әзерләүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Аларны һәм команданы җиңүләре белән котлыйбыз!