Президент ярышлары

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

     24-26нчы апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның региональ этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын шәһәр мәктәпләре арасында Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге укучылары (җитәкчеләре Шакиров И.Р.) һәм авыл мәктәпләре арасында Югары Симет урта мәктәбенең укучылары яклады (җитәкчеләре Саубанов А.Р.).  Укучылар һәр спорт төрендә дә уңышлы чыгыш ясадылар һәм гомумкоманда зачетында Югары Симет урта мәктәбе командасы икенче, Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге беренче урынга лаек булдылар.  Аларны чын күңелдән котлыйбыз! “ОНИКС” командасына ярышның Россия этабында да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International