Габдулла Тукай – татар әдәбиятының күренекле шагыйре, аның иҗаты милли поэзиягә нигез сала һәм аның классик стилен билгели. Кыска гомерле булуына карамастан, ул бай әдәби мирас калдыра, аның яртысы диярлек балаларга багышлана. Тукайның иҗаты балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Ак калфак" клубы әгъзалары һәм яшь укучылар өчен "Тукай -Туган тел җырчысы" дигән әдәби кичә үткәрделәр. Чараны китапханәче Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат белән таныштырып ачып җибәрде. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар. Тукайның иҗаты Ватанга, туган якка һәм халыкка ихлас мәхәббәт белән сугарылган. Аннары алар өчен уен — викторина уздырылды, ул берничә турда узды. Катнашучылар әкият һәм әкият персонажларын танып белделәр, конкурсларда катнаштылар һәм шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.