ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

 

Бөтендөнья театр көне кысаларында, Лесхоз урта мәктәбе укучылары  «Арт-Грате» марионеткалар театрында булдылар. Анда Габдулла Тукайның «Кәҗә һәм Сарык» әкиятен карадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2026 елның 8 апрелендә Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында «Баян»фәне буенча 1 класс укучысы Галиәкбәров Әмин белән «Инструментны үзләштерүдә беренче адымнар» темасына буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәресне укытучы Р.С. Харрасов үткәрде. Дәрес башында укытучы дәрес планын әйтеп үтте, максат һәм бурычларны билгеләде. Аннары дәресне оештыруга һәм әзерләүгә әзерлек үткәрелде: инструмент артына утыру һәм кулларны кую тикшерелде. Белгечлек буенча белем бирүнең башлангыч чорында образлы фикерләүнең әһәмияте турында әңгәмә булды. Дәреснең әзерлек өлешендә укучы иң җиңел әсәрне уйнап күрсәтте. Төп өлештә 3 минут дәвамында кулны һәм корпусны дөрес тоту, шулай ук кулларны тиешенчә кую буенча күнегүләр ясалды, 10 минут пьесалар өстендә эшләүгә багышланды. Йомгаклау өлешендә укытучы һәм укучы бергәләп ансамбльдә пьеса уйнауларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2026 елның 13 апреленнән 31 декабренә кадәр район территориясе өстеннән пилотсыз очу аппаратлары очачак.

2026 елның  3 апреленнән 5 апреленә кадәр Нурлатта 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярыш Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышлана . Ике көрәш келәменә республиканың 16 районыннан 170тән артык яшь спортчы чыкты. Саба районы командасы составында "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 16 бала чыгыш ясады. Алар арасында Югары Симет мәктәбе укучылары Талипов Сәет белән Фатыйхов Румил дә бар. Талипов Сәет - 1 нче, Фатыйхов Румил - 2 нче урынны яулады. Спортчыларыбызга бу искиткеч җиңүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Яңа спорт казанышлары, якты хисләр һәм үз көчегезгә ышаныч телибез!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

 2026 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында "Саба-Арена" спорт мәктәбе хезмәткәрләре  һәм спортсменнары физик зарядка үткәрделәр. Актив күнегүләр беркемне дә битараф калдырмады: елмаюлы йөзләреннән көннең нәкъ менә нәтиҗәле эш көне һәм үзен яхшы хис итү өчен кирәк икәне күренеп тора иде. Чара актив тормыш рәвеше алып баруның һәм үз сәламәтлегең турында кайгыртуның мөһимлеген искәртеп торды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

    Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Сәламәт яшәү атналыгы уза. Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган бу атна кысаларында 7 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты  территориясендә хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр арасында «Тормышка 10000 адым» акциясе уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Музейга экскурсия: үткәнгә сәяхәт!

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

«ЭКОяз 2026 " республика конкурсы старт ала: сабалыларны экомарафонда катнашырга чакырабыз

Тэги: окс ОКС

Психологик-логопедик десант кысаларында ДБГУ“Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә” "Семицветик" ППМС-хезмәте педагог-психологлары «Үз-үзеңне көйләү һәм үзконтроль. Хисләр белән идарә итү" темасына тренинг үткәрделәр. Тренинг яхшы дәрәҗәдә узды. Укучылар тренинг дәресендә бик теләп катнаштылар.
Ә Педагог-логопедлар балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен тикшерделәр, аваз бирүдәге уңышлары белән уртаклаштылар һәм балаларны күнегүләр белән таныштырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татар эшкуарларының XIV Бөтенроссия съезды кысаларында 31 мартта Татарстан Республикасы хәләл индустриясе өлкәсендә мөһим вакыйга булды: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Хәләл стандартлары буенча сертификацияләү органы сыйфатында аккредитацияләү турында таныклык алды. Документны росаккредитация җитәкчесе Вольвач Д.В. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International