Бүген 7 апрель Саба йөзү бассейнында сәламәтлек көне уңаеннан иртәнге зарядка үткәрелде
Сезгә шуны хәбәр итәбез: 1 апрельдән ашыгыч ярдәм чакыруның бердәм номеры гамәлгә керде: «103». Ашыгыч медицина ярдәменә барлык чакырулар бары тик кыска телефон номеры — 103 буенча гына кабул ителә һәм бердәм диспетчерлык үзәге аша уза. Барлык кәрәзле элемтә операторлары өчен 103 номерын җыярга кирәк.
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза.Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Эковесна пректы үз эшендә: Эзмә мәктәбендә кошлар шәһәрчеге ачылды! #Эковесна проекты кысаларында Эзмә мәктәбендә «Сыерчык оясы» экологик акциясе узды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Миңгәр авылында Мишә елгасы аша автомобиль күпере төзелеше 2025 елның 28 августында башланды. Проект «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла, ул торак пунктларны комплекслы үстерүгә, юллар төзүгә һәм ремонтлауга, территорияләрне төзекләндерүгә һәм инфраструктураны яңартуга юнәлдерелгән. Күпер төзелешен “Базовый проект” ҖЧҖ башкара.
5 апрельдә «Саба-Арена» спорт комплексында "Халыкара өстәл теннисы көне" билгеләп үтелде. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Раил Галиәкбәров һәм Алмаз Гарипов пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Икенче-Илсаф Латыйпов. Камил Вилданов җиңүче булды. Хатын-кызлар разрядында өченче урынны Анастасия Ануфриева һәм Камилә Әхмәтова алды. Икенче урын- Иделия Сафинада.Турнирның җиңүчесе Зилә Хәбибрахманова булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга «Саба-Арена» спорт мәктәбеннән тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм татлы призлар бирелде.
2026 нчы елның 4нче апрелендә Саба- Арена спорт мәктәбендә , "Урожай" ДСОның 90 еллыгына багышланган ,Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы команда Чемпионаты узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 нче урын: Биектау районы командасы (Минҗанов Ленар, Камалиева Гүзәл)
2 нче урын: Зеленодольск районы командасы (Михаил Пигасов, Светлана Дубровина).
3 нче урын: Балтач районы командасы
(Нәбиев Рифкать, Габделганиева Чулпан)
Призерларны котлыйбыз!
2026 елның 4 апрелендә "Саба-Арена" спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстан Республикасының 11 районыннан 40 спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
1нче урын-Мөслим районы;
2нче урын-Әлки районы;
3нче урын-Саба районы.
Ярышларда катнашучыларны котлыйбыз!
26 елның 5 апрелендә «Саба – Арена" спорт мәктәбендә ТР шәхси кубогы - 2026ның 2нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Кукмара , Балтач һәм Теләче районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды:
2011 елда туган һәм өлкәнрәкләр-В төркеме, ирләр:
1 урын - Галимуллин Рәсүл ( Саба районы)
2 урын-Сафин Булат (Теләче районы)
3 урын-Мәүлетов Булат (Саба районы), Гайнетдинов Рәсүл (Теләче районы)
2011 елда туган һәм өлкәнрәк , кызлар:
1 урын-Саруханян Милена ( Теләче районы)
2 урын - Җаббарова Фәридә (Теләче районы)
3 урын - Ибраһимова Руфинә (Саба районы), Мифтахова Зәлия ( Балтач районы)
2012 елда туган һәм кечерәк, малайлар:
1 урын - Идрисов Нияз (Саба районы)
2 урын-Сафин Агләм ( Саба районы)
3 урын - Сафиуллин Рөстәм ( Саба районы), Рәхимов Гадел (Саба районы)
2012 елда туган һәм кечерәк, кызлар:
1 урын - Хәбибуллина Наргизә (Саба районы)
2 урын - Бадгиева Чулпан (Балтач районы)
3 урын-Киляева Сафина (Кукмара районы), Әхтәмова Алия (Кукмара районы)
Чемпионнарны, призерларны, тренерларны котлыйбыз һәм 2026 елның 18-19 апрелендә Казанда узачак республика турында уңышлар телибез.
28 март көнне Олы Нырты, 2 апрель Мишәбаш, 4 апрель Лесхоз мәдәният йортларында Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы Фәнәвил Галиев пьессасы буенча «Корт» спектаклен күрсәтте. Спектакль Саба районы мәдәният учреждениеләре арасында "Теарт-яктылык һәм нур ул!" театр фестивале кысаларында күрсәтелде. Театр куелышын һәм актерларның эшен халык бик югары бәяләде. Шекше авыл җирлеге үзешчән артистларына, спектакльне сәхнәгә куйган Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Л.А.Хисмәтовага зур рәхмәтләрен җиткерделәр.