Хөрмәтле Саба районы халкы!
Сезгә шуны хәбәр итәбез: 1 апрельдән ашыгыч ярдәм чакыруның бердәм номеры гамәлгә керде: «103». Ашыгыч медицина ярдәменә барлык чакырулар бары тик кыска телефон номеры — 103 буенча гына кабул ителә һәм бердәм диспетчерлык үзәге аша уза. Барлык кәрәзле элемтә операторлары өчен 103 номерын җыярга кирәк.
Ашыгыч ярдәмне тәүлек буе, бушлай, шул исәптән, счетта акча булмаганда һәм SIM-картасыз да чакыртырга мөмкин. Стационар телефоннан яки таксофоннан ашыгыч ярдәм чакыру өчен элек гамәлдә булган 03 кодын кулланырга мөмкин. Бу очракта шалтырату автомат рәвештә 103 бердәм номерына күчерелә.
103 номерына шалтыратканда сезгә «Казан ашыгыч ярдәм» дип җавап бирергә мөмкиннәр. Ләкин куркырга һәм сөйләшүне туктатырга кирәкми, үзегезнең торак пунктны һәм чакыру сәбәбен әйтегез — ул автомат рәвештә сезнең торак пунктның ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә тапшырылачак. Әгәр сез кәрәзле телефоннан шалтыратсагыз, чакыру сезнең номер кайда теркәлгән булуга карамастан, иң якын ашыгыч ярдәм диспетчерлык үзәгенә юнәлтелә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз…