5 апрельдә «Саба-Арена» спорт комплексында "Халыкара өстәл теннисы көне" билгеләп үтелде. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Раил Галиәкбәров һәм Алмаз Гарипов пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Икенче-Илсаф Латыйпов. Камил Вилданов җиңүче булды. Хатын-кызлар разрядында өченче урынны Анастасия Ануфриева һәм Камилә Әхмәтова алды. Икенче урын-Иделия Сафинада.Турнирның җиңүчесе Зилә Хәбибрахманова булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга «Саба-Арена» спорт мәктәбеннән тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм татлы призлар бирелде.