Кошлар шәһәрчеге

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Эковесна пректы үз эшендә: Эзмә мәктәбендә кошлар шәһәрчеге ачылды! #Эковесна проекты кысаларында Эзмә мәктәбендә «Сыерчык оясы» экологик акциясе узды. Акциянең максаты балаларда табигатькә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Балалар һәм укытучылар эшкә җаваплы карадылар: үз куллары белән канатлы балалар өчен 31 уңайлы йорт ясадылар. Барлык сыерчык оясы мәктәп территориясендәге агачларда тантаналы рәвештә үз урыннарын алды. Хәзер безнең канатлы күршеләребезнең кош балаларын чыгарыр һәм яңгыравыклы җырлары белән безне сөендерер. Барлык катнашучыларга да игелекле йөрәкләре һәм алтын куллары өчен рәхмәт! Табигатьне бергә саклыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International