Билбау көрәшендә уңышлар

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

2026 елның  3 апреленнән 5 апреленә кадәр Нурлатта 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярыш Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышлана . Ике көрәш келәменә республиканың 16 районыннан 170тән артык яшь спортчы чыкты. Саба районы командасы составында "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 16 бала чыгыш ясады. Алар арасында Югары Симет мәктәбе укучылары Талипов Сәет белән Фатыйхов Румил дә бар. Талипов Сәет - 1 нче, Фатыйхов Румил - 2 нче урынны яулады. Спортчыларыбызга бу искиткеч җиңүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Яңа спорт казанышлары, якты хисләр һәм үз көчегезгә ышаныч телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International