Бөтендөнья театр көне кысаларында, Лесхоз урта мәктәбе укучылары «Арт-Грате» марионеткалар театрында булдылар. Анда Габдулла Тукайның «Кәҗә һәм Сарык» әкиятен карадылар.
Куелыш якты сценография, актерларның сәнгатьле уйнавы һәм оригиналь курчаклары белән аерылып торды. Укучылар сюжет үсешен кызыксынып күзәттеләр, геройлар өчен борчылдылар, көлке мизгелләрдән көлделәр.
Марионеткалар театрына бару уңышлы булды: укучылар театр сәнгате турында яңа белемнәр алдылар, спектакль белән кызыксындылар һәм фикер алышуда актив катнаштылар.