ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге спорт тормышы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Тимершык ФАПы фельдшеры Галимҗанова А. М. Тимершык урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Хантимирова А. М. һәм өлкән сыйныф укучылары белән берлектә «Иҗтимагый сәламәтлек һәм диспансерлаштыру буенча диктант» Бөтенроссия акциясендә актив катнашты.

Чара диктантздоровья.рф онлайн-платформасында узды. Катнашучылар үзләренең сәламәтлек саклау һәм профилактика мәсьәләләре буенча белемнәрен тикшерде. Диктант нәтиҗәләре буенча һәркемгә исемле сертификат тапшырылды.

Акция кысаларында фельдшер Галимҗанова А. М. укучылар өчен сәламәт яшәү рәвешенең нигезләренә багышланган әңгәмә үткәрде. Бу чара яшь буын вәкилләрендә үз сәламәтлегенә карата кайгыртучанлык культурасын формалаштыруга мөһим өлеш кертте.

Тэги: хастаханә

6 апрельдән 12 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында cәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

Балалар бакчаларында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү — тәрбия-белем бирү процессының мөһим өлеше. Мондый эшнең максаты-балаларда урамда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә уңай гадәтләр булдыру.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«Оникс» белем бирү үзәгендә профориентация сәгатенә 10 сыйныф укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Назлыгөлнең әнисе, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуруллина чакырылды. Ул балаларны Финанс – бюджет палатасының, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның, үзе хезмәт куйган бүлекнең төп эшчәнлеге белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.  

    Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлаячак. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. Кыз баланы әни кеше тәрбияләргә тиеш, дип уйлау шулай ук ялгыш фикер. Нәкъ менә әти кыз балада назлылык сыйфатларын тәрбияли дә. Кызлар әтиләрен Җирдәге иң көчле кеше дип саный, шуңа күрә алар үзләрен нык сак астында итеп тоя. Баһадир гәүдәле ир-атларның кызының кечкенә генә кулларыннан җитәкләп баруы нинди матур күренеш бит!

  7 апрель көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Мин – Әти кызы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Әлеге чарага әтиләр кыз балалары белән чакырылган иде. Чараның спикеры Мөдәрис хәзрәт Гыймранов “Әти белән кыз бала арасындагы мөнәсәбәт” темасына үтемле вәгазь белән чыгыш ясады.  “Минем әтием тавышы” уенын уйнау, әти белән бала арасындагы ярату, элемтә барлыгына инандырды.  Чара  ахырында бергәләп “Салфетка куйгыч ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Туган якны өйрәнү музее каршындагы «Мирас» клубы катнашучылары өчен Саба гимназиясенең мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Мәктәп бусагасында кунакларны музей мөдире, тарих укытучысы Нурия Гаяз кызы каршы алды. Ул катнашучыларны музейның барлыкка килү тарихы, аның төп бүлекләре, оригиналь экспонатлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды. Мәктәп бинасының үсешен чагылдырган төрле еллардагы фотосурәтләрне, чыгарылыш сыйныф укучыларының альбомнарын күрсәтте, шулай ук укытучылар һәм гимназия укучыларының истәлекләрен сөйләде. Катнашучыларда күренекле якташларыбыз-укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, сугыш һәм Хезмәт Геройлары турындагы материаллар зур кызыксыну уятты. Экспонатлар буыннар элемтәсен тирәнрәк тоярга һәм җирле халыкның район тарихына керткән өлешен күрергә ярдәм итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бөтендөнья сәламәтлек көне, 7 апрельдә билгеләп үтелә торган, уңаеннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган атна игълан итте.

Ни өчен сәламәт яшәү рәвеше мөһим?

Тэги: хастаханә

 

Бөтендөнья театр көне кысаларында, Лесхоз урта мәктәбе укучылары  «Арт-Грате» марионеткалар театрында булдылар. Анда Габдулла Тукайның «Кәҗә һәм Сарык» әкиятен карадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International