“Мин – Әти кызы”

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлаячак. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. Кыз баланы әни кеше тәрбияләргә тиеш, дип уйлау шулай ук ялгыш фикер. Нәкъ менә әти кыз балада назлылык сыйфатларын тәрбияли дә. Кызлар әтиләрен Җирдәге иң көчле кеше дип саный, шуңа күрә алар үзләрен нык сак астында итеп тоя. Баһадир гәүдәле ир-атларның кызының кечкенә генә кулларыннан җитәкләп баруы нинди матур күренеш бит!

  7 апрель көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Мин – Әти кызы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Әлеге чарага әтиләр кыз балалары белән чакырылган иде. Чараның спикеры Мөдәрис хәзрәт Гыймранов “Әти белән кыз бала арасындагы мөнәсәбәт” темасына үтемле вәгазь белән чыгыш ясады.  “Минем әтием тавышы” уенын уйнау, әти белән бала арасындагы ярату, элемтә барлыгына инандырды.  Чара  ахырында бергәләп “Салфетка куйгыч ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International