"Юл хәрәкәте иминлеге"

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Балалар бакчаларында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү — тәрбия-белем бирү процессының мөһим өлеше. Мондый эшнең максаты-балаларда урамда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә уңай гадәтләр булдыру. 8 нче апрель көнне Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасына "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы кунак булып килде. Балалар "Юл билгеләре иленә" сәяхәт иттеләр. Ахырдан балалар белемнәрен сынап сорауларга җавап биреп, имтихан тоттылар. Гүзәл Назыйф кызы җанлы әңгәмә үткәрде, балалар үзләренең кызыксынган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International