ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 

Язгы каникул чорында «Түбән Шытсу төп мәктәбендә» укучылар ялы  күңелле һәм файдалы итеп оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

4 апрельдә Саба районының Лесхоз бистәсендә урта мәктәп базасында легендар урманчы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тиз шахмат буенча районара шәхси турнир узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Шәмәрдән мәдәният йортында Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерү белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2026 елның 8нче апрелендә Мичән төп мәктәбе базасында «Хезмәт тәрбиясе, балаларны тормыш һәм һөнәри үзбилгеләнүгә әзерләү» темасына сыйныф җитәкчеләренең семинары узды.

Семинар кысаларында мәктәптә хезмәт тәрбиясен оештыруга заманча карашлар, балаларда хезмәткә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру ысуллары, укучыларның һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итүче юллар һәм практикалар турында фикер алыштылар.Сыйныф җитәкчеләре  дәрестән тыш эшчәнлек программаларын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

08 апрель көнне Сабабаш авыл клубында Космонавтика көненә «Космос" рәсем конкурсы үткәрелде. Барлык кешеләр дә бер үк күк астында яши. Аның матурлыгы югары һәм якты хисләр уята, иҗади илһам шатлыгын бүләк итә. Апрель көннәре якынлашу белән космонавтика көне кебек бәйрәм искә төшә. Карандашлар белән бөтен бер космик галәмне ясарга мөмкин. Шуңа күрә акварель, гуашь, төсле карандашлар һәм башка сәнгать материаллары белән коралланып, балалар космонавтларны, йолдызларны, планеталарны, кометаларны, космик корабларны һ. б. сурәтләделәр. Рәсемнәр бик ачык, матур, истә калырлык килеп чыкты. Балаларның фантазиясе һәм иҗаты чиксез иде! Һәрбер эш кабатланмас индивидуальлек белән аерылып торды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

 

2027 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлана

Тэги: окс ОКС

Үзәкләштерелгән бухгалтерияның баш бухгалтеры Алсу Мингараева “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы” темасы буенча квалификация күтәрү курсларын узды. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде, кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге ике көнлек укулар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.

Башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрология бакчасында булдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында 8 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә рус әдәбияты классикларының әсәрләрен уку оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International