Башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрология бакчасында булдылар. Беренче эш итеп балалар альпинариядәге һәм дендрариянең төп өлешендәге чәчәкләр һәм агачларга сокланып карадылар. Аннары оранжереяга керделәр. Монда банан һәм мандариннарның ничек үсүен үз күзләрең белән күрергә, кактус коллекциясенә сокланырга, пальмаларны күрергә һәм буадагы балыкларны күзәтергә мөмкин. Анда үзеңне җылы яклардагы кебек хис итәсең. Балалар дендрология бакчасындагы үсемлекләрнең һәм агачларның күп төрлелегенә сокландылар. Экскурсия балаларга бик ошады. Табигатькә сокланып, алар күңелләре белән дә, тәннәре белән дә рәхәтләнеп ял иттеләр.