«Кынгырау» балалар бакчасында россия анимациясе көне билгеләп үтелде
Мичән авыл жирлегендә, ООО Сабанын "Мичән" булекчәсендә
техникаларга, аларнын тагылма арбаларына техник карау уздырылды.
Техникалар техник карауга яхшы итеп әзерләнелгән. Тиешенчә уз тосләренә
буялганнар һәм яктырту жайланмалары таләпкә туры китереп койләнелгән.
Саба районында Дәуләт техник карау житәкчесе Назиров Хәмит тарафыннан,
техникалар эшкә әзер дип бәя бирелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
Язгы каникул чорында «Түбән Шытсу төп мәктәбендә» укучылар ялы күңелле һәм файдалы итеп оештырылды.
4 апрельдә Саба районының Лесхоз бистәсендә урта мәктәп базасында легендар урманчы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тиз шахмат буенча районара шәхси турнир узды.
Шәмәрдән мәдәният йортында Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерү белән чыгыш ясадылар.
2026 елның 8нче апрелендә Мичән төп мәктәбе базасында «Хезмәт тәрбиясе, балаларны тормыш һәм һөнәри үзбилгеләнүгә әзерләү» темасына сыйныф җитәкчеләренең семинары узды.
Семинар кысаларында мәктәптә хезмәт тәрбиясен оештыруга заманча карашлар, балаларда хезмәткә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру ысуллары, укучыларның һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итүче юллар һәм практикалар турында фикер алыштылар.Сыйныф җитәкчеләре дәрестән тыш эшчәнлек программаларын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
08 апрель көнне Сабабаш авыл клубында Космонавтика көненә «Космос" рәсем конкурсы үткәрелде. Барлык кешеләр дә бер үк күк астында яши. Аның матурлыгы югары һәм якты хисләр уята, иҗади илһам шатлыгын бүләк итә. Апрель көннәре якынлашу белән космонавтика көне кебек бәйрәм искә төшә. Карандашлар белән бөтен бер космик галәмне ясарга мөмкин. Шуңа күрә акварель, гуашь, төсле карандашлар һәм башка сәнгать материаллары белән коралланып, балалар космонавтларны, йолдызларны, планеталарны, кометаларны, космик корабларны һ. б. сурәтләделәр. Рәсемнәр бик ачык, матур, истә калырлык килеп чыкты. Балаларның фантазиясе һәм иҗаты чиксез иде! Һәрбер эш кабатланмас индивидуальлек белән аерылып торды.