Туган телем - татар теле

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Балаларга татар телендә белем бирү-балалар бакчасының бурычы. Бу вакыт телне үзләштерү өчен иң уңайлы чор булып санала, тел аралашу чарасы гына түгел, ә милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә тарту коралы да булып хезмәт итә. Сабаның 2 нче «Эллуки» балалар бакчасында укыту һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Тәрбиячеләр балаларны татар милли көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыра. Шиһабиева Рәзинә Рифнур кызы балаларны декоратив-гамәли сәнгать белән таныштыруга, иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм мәдәни мирас белән таныштыруга юнәлдерелгән дәресләр оештыру аша балаларны милли татар мәдәнияте белән таныштыра. Ул республика семинарларында үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шушы көннәрдә Рәзинә Рифнур кызы Арча шәһәрендә узган семинарда катнашты. Түбәтәй -  татар баш киемен ясау һәм бизәү буенча рәсем дәресен күрсәтте. Әлфия Фәрит кызы ясле төркеменнән балаларны татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (уеннар, мәзәкләр, такмаклар, бармак уеннары, әкиятләр һ.б.) белән таныштыру, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, туган телне камилләштерү максатында «Учтеки» түгәрәген алып бара.

Гөлнур Мәхмүт кызы һәм Ландыш Миңнеракыйп кызы балаларны татар йолалары белән таныштыралар. Халык бәйрәмнәрен оештыралар. Әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Аулак өй – күрәш" батлында катнаштылар. Алар татар халкының "Кыз сорау" йоласын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International