2026 елның 8нче апрелендә Мичән төп мәктәбе базасында «Хезмәт тәрбиясе, балаларны тормыш һәм һөнәри үзбилгеләнүгә әзерләү» темасына сыйныф җитәкчеләренең семинары узды.
Семинар кысаларында мәктәптә хезмәт тәрбиясен оештыруга заманча карашлар, балаларда хезмәткә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру ысуллары, укучыларның һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итүче юллар һәм практикалар турында фикер алыштылар.Сыйныф җитәкчеләре дәрестән тыш эшчәнлек программаларын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.