9 нчы Май- безнең өчен горурлык , бөеклек, батырлык , кыюлык һәм хәтер көне! Безгә тынычлык бүләк итүчеләр алдында -без мәңгелек бурычлы!
Бөек бәйрәм алдыннан, 8 майда Эзмә, Иләбәр һәм Шекше авылларында Җиңү бәйрәменә багышланган митингларда "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе А. З. Зарипов катнашты.
Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.
"Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлый һәм аларга аяз күк йөзе, сәламәтлек тели.
Бөек Җиңү Көне Белән! Һәр гаиләгә тынычлык, игелек һәм иминлек телибез!