8 апрель - Россия анимациясе көне. «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләрен мультфильмнар ясауда сынап карадылар. Тәрбияче Гүзәл Ризвановна җитәкчелегендә балалар өчен мастер - класс үткәрелде. Балалар яраткан әкият геройлары турындагы табышмакларны чиштеләр, мультфильм төшерү технологиясен өйрәнделәр һәм педагог белән бергә мультфильмның темасын сайладылар: Аннары анимация төрләрен өйрәнделәр, рольләрне бүлделәр, монтажладылар һәм мультфильмны яңгыраттылар. Барыгыз да күңелле мультфильмнар карагыз!