Туган якны өйрәнү музее каршындагы «Мирас» клубы катнашучылары өчен Саба гимназиясенең мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Мәктәп бусагасында кунакларны музей мөдире, тарих укытучысы Нурия Гаяз кызы каршы алды. Ул катнашучыларны музейның барлыкка килү тарихы, аның төп бүлекләре, оригиналь экспонатлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды. Мәктәп бинасының үсешен чагылдырган төрле еллардагы фотосурәтләрне, чыгарылыш сыйныф укучыларының альбомнарын күрсәтте, шулай ук укытучылар һәм гимназия укучыларының истәлекләрен сөйләде. Катнашучыларда күренекле якташларыбыз-укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, сугыш һәм Хезмәт Геройлары турындагы материаллар зур кызыксыну уятты. Экспонатлар буыннар элемтәсен тирәнрәк тоярга һәм җирле халыкның район тарихына керткән өлешен күрергә ярдәм итте.