"Саба" йөзү бассейнында узган Чемпионатта Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре командасы да катнашты. Йөзү нәтиҗәләре буенча, Эльмира Валеева үзенең яшь категориясендә 3нче урын яулады. Команда призлы урынга лаек булмаса да, эш көненнән соң бассейнда уздырылган кич уңай эмоцияләр һәм яңа энергия белән тәмамланды.
Сабанын 4 нче номерлы "Кынгырау" балалар бакчасында "Бәйләнешле сөйләм телен үстерүнең нәтиҗәле юллары" темасына семинар булып үтте. Семинар кысаларында 4 шөгыль, 6 мастер-класс күрсәтелде:
1. "Серле кулъяулык" дигән шөгыль, зурлар төркеме балалары өчен, тәрбияче Хазиева А.Г.
2. "Әниемә бүләк" шөгыле, мәктәпкә әзерлек төркеме өчен, тәрбияче Салимова Г.Р.
3. "Ш лы урман" шөгыле, логопед Сабирова М М.
4. "Остров знаний", рус теле шөгыле мәктәпкә әзерлек төркеме өчен, рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Л. А.
Мастер - класслар:
1. "Дөрес сулыйбыз" - дидактик уеннары, тәрбияче Габбасова Л.Р.
2. "Виммельбух , китаплары" - Сайфутдинова Л.Т.
3. "Молберс ташлары", Ибрагимова Д.С.
4. "Мемо уены", Ахтямова Р.М.
5. Николаева А К. "Тылсымлы планшет".
6. "Речимяч", Гараева А.М.
Музыка җитәкчесе Хисамиева Г. Р. кунакларны каршы алу мизгелен Милли стильдә оештырды. Семинар да бәйләнешле сөйләм телен үстерү юллары тулаем яктыртылды.
Мәктәбебездә “Азык- төлек сәнәгате биотехнологиясе” юнәлеше буенча агрокласс ачылды. ООО “Саба” җәмгыяте ярдәме белән җиһазлар кайтарылды, балаларга эшләр өчен шартлар тудырылды.
Ачылышка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббәров Марат Азат улы, Саба районы хакимияте башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм башка бик зур мөхтәрәм кунаклар килделәр. Агрокласс укучылары яңа кайткан җиһазлар белән төрле тәҗрибәләр ясап күрсәттеләр.
«АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында һәм «Саба» җәмгыятенең иганәчелек ярдәме белән Килдебәк урта мәктәбендә агротехкласс эшләнде һәм җиһазландыры
25 ноябрь көнне МББУ "Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты кысаларында «Нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча азык» юнәлешендәге агротехнологик сыйныф ачылды.
Олы Кибәче урта мәктәбе базасында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм директор киңәшчеләре өчен «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау: социаль эшнең мөһим аспекты" дигән темага район семинары узды. Семинарның төп максаты - хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә педагогларның компетенцияләрен күтәрү, укучыларның хокукый белемнәрен ныгыту.
25 нче ноябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының балалар тынлы оркестры (җитәкчесе укытучы Фәтхуллин Айдар Альберт улы) Шәмәрдән "Рост" лицеенда махсуслаштырылган Агроклассның тантаналы ачылышында чыгыш ясады. Чараның мактаулы кунаклары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А. Зяббаров һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнеханов булдылар. Яшь музыкантлар бәйрәм программасын башкардылар, аңа татар вальсы да кертелгән иде, ул бик тәэсирле башкарылды һәм килүчеләр тарафыннан җылы кабул ителде. Оркестрның чыгышы тантаналы һәм күтәренке рухлы атмосфера тудырды, чараның әһәмиятен ассызыклады. Оештыручылар һәм тыңлаучылар башкаручыларның осталыгын һәм коллективның Агрокласс ачылышын мәдәни яктан оештыруга керткән өлешен югары бәяләделәр.
Иштуган урта мәктәбендә әниләр һәм әтиләр көненә багышланган “Әти, әни һәм мин – бер команда” дип исемләнгән спорт бәйрәме булып үтте.
Бу чара кызыклы уеннар, мавыктыргыч башваткычлар, онытылмас эмоцияләр бүләк итте. Ярышлар укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнгә Тимершык авылында МББУ «Тимершык урта мәктәбе» киңәшчесе Хантимирова А.М. белән берлектә «Без юл-транспорт һәлакәтеннән башка»социаль-профилактик акция үткәрделәр. «Светофор» ЮИД отряды укучылары машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр.
«Без юл-транспорт һәлакәтеннән башка» акциясе җәмәгатьчелек игътибарын юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тоту культурасын күтәрүгә һәм юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санын һәм имгәнүләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.
Машина йөртүчеләрнең иң киң таралган юл йөрү кагыйдәләрен бозулары арасында-тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һәм исереклек билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә итү.
Яшь инспекторлар машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга, автомобильнең техник торышын күзәтергә, юл вәзгыятен контрольдә тотарга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.