Саба гимназиясендә "Мәктәптә Футбол" Бөтенроссия фестивале узды. 3-4 нче класс укучылары футбол флешмобында катнаштылар. Бу биюләр аларга бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке рух бүләк итте. Бу чараның максаты балаларның күңелен ачу гына түгел, ә иң мөһиме, актив ял һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру иде. Катнашучыларның балкып торган йөзләренә караганда, бу максатка бөтен йөз процентка ирешелгән! Балалар бик күп уңай хис – кичерешләр алдылар, ә иң мөһиме-вакытларын үзләренең сәламәтлекләре өчен файдалы итеп уздырдылар. Мондый чаралар күп кенә укучыларны спорт белән шөгыльләнергә рухландырыр һәм аларга сәламәт яшәү рәвешен үз гадәтләренә әйләндерергә ярдәм итәр дип ышанабыз!