Бөтенроссия «Музейлар эше» акциясе

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бердәм гамәлләр көне кысаларында үткәрелгән бөтенроссия «Музейлар эше» акциясенә катнаштылар.

Третьяков галереясе турында кызыклы фильм каралды, аннары  фильмның эчтәлеге буенча фикер алышу уздырылды. Кайсы картиналар  күбрәк тәэсир калдыруы, сәнгатьне,  тарихны һәм кешенең характерын ничек чагылдыруы турында әңгәмә үткәрелде.

Акциядә остазлар һәм  2, 3, 5 ,8 нче сыйныф укучылары (30 кеше)  катнашты. Сәнгать дөньясын гына өйрәнеп калмады, ә командада  бердәм эшләргә  һәм тәэсирләр белән уртаклаша белергә дә өйрәнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International